tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанга мәхәббәт бакчадан башлана
Ватанга мәхәббәт бакчадан башлана

Ватанга мәхәббәт бакчадан башлана

Тәрбияләнүчеләренә милли һәм патриотик тәрбия бирү, алар арасын­да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча Кочко-Пожар балалар бакча­сы коллективы каршында беренче урында тора.

Бүген анда 18 бала йөри, шуларның 7се киләсе елда 1 класска барачак һәм аларга алмашка 4 сабый килер дип көтелә. Әлеге саннардан күренгәнчә, авылда балаларның артымы юк, шуңа бу учреждениенең дә җирле мәктәпнең ачы язмышына дучар булуы ихтимал.

Бүгенгә, Аллаһыга шөкер, бакча тулы тормыш белән яши, авыл, округ чара­ларында актив катнаша. Менә күптән түгел генә өченче тапкыр хәйрия акци­ясе игълан итеп, Сергач округы мәдәният бүлеге аша Мулино госпиталендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм күрсәттеләр. Ә моңа кадәр бакча коллекти­вы, тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре булышлыгында, “Zа Победу!” авыл акциясенә кушылды, аннары өлкә татар автономиясе аша шул ук госпитальдә дәваланучыларга ярдәм кулы сузган иде.

Әйтергә кирәк, аларның һәрбер акциясендә тәрбияләнүчеләре дә актив катнашып килә һәм бу юлы да Ватан сакчыларына хатлар яздылар, открыт­калар ясадылар һәм шул рәвешле балаларда Ватанга патриотик хис, олы хөрмәт тәрбияләнә дә.

Бакча мөдире Алсу Әхмәтбаева белдергәнчә, Яңа ел алдыннан алар үзләре күчтәнәчләр белән госпитальгә барып чыгарга планлаштыра. Иншалла, изге ниятләрен тормышка ашырырга, Раббым, Үзең ярдәмче бул!

Олег ХӨСӘИНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*