tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәктәпләре “Татарча диктант” акциясендә актив катнашты
Татарстан мәктәпләре “Татарча диктант” акциясендә актив катнашты

Татарстан мәктәпләре “Татарча диктант” акциясендә актив катнашты

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе уза. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала. Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла.

Бүген укучылар һәм укытучылар акциягә бик теләп кушылдылар һәм үз белемнәрен тикшерделәр. Җәнлек совхозы, Иске Казиле, Татар Янтыгы, Апас, Кәүҗияк, Абалач, Мәшләк, Корноухово, Ютазы һәм башка мәктәпләрдә татарча диктант яздылар.

“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Акциянең оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*