tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ветеран укытучы
Ветеран укытучы

Ветеран укытучы

«Укытучылар һәм остазлар»га багышланган елны безне укыткан ветеран укытучыларыбызны хөрмәтләп искә алабыз. Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яшәүче ветеран укытучы Рәфидә Утеева үзе дә укучылары белән элемтәне өзми. Туган телебезне һәм әдәбиятны яратырга өйрәткән, безне укыткан укытучыларның тырышлыгын аңлап аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Хезмәт юлын Рәфидә Тимербай кызы Аслана мәктәбен тәмамлап, Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбендә пионервожатый булып башлый. Мәктәптә эшләгән дәверендә укытучы беренче сыйныфка әзерләү төркемен җитәкли. Балаларны укырга, язарга өйрәтә. Кече яшьтәге укучылары аны бик яраталар. 1999 елдан лаеклы ялга киткәнче татар теле һәм әдәбиятны укыта, мәктәп каршында музей ача. Югары белемле укытучы укучыларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тирән белем бирә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләрен уятырга тырышып хезмәт итә. Халкыбызның иң кыйммәтле мирасын киләчәк буыннарга җиткереп, бөтен көчен, вакытын кызганмый эшләгән укытучы тәрбия эшләрен дә алып бара. Рәфидә апа мәктәп каршында музей ачуны үзенә максат итеп куя. Укучыларында үз милләтенең тарихына, мәдәниятенә кызыксыну тәрбияли. Бу юнәлештә дә аның эшләгән эшләре сокландыргыч була. Мәктәптә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур игътибар бирелде.
Рәфидә Тимербай кызы мәктәптә укыткан елларны үзе дә Ишим дәүләт педагогика институтында читтән торып укый, югары белем ала. Күп еллар мәктәптә тырыш һәм намуслы хезмәте өчен мәгариф отличнигы исеме бирелә аңа. Апаның укучылары укытучы һөнәрен сайлап бүгенге көндә Көсәйкүл мәктәбендә хезмәт итәләр.

Сентябрь ае ветеран укытучылар өчен дә дулкынландыргыч ай. Матур, эчтәлекле вакыйгаларга бай булган мәктәп тормышы аларның хәтерендә…

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәфидә апабызга ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә укучыларыгыз белән аралашып, теләкләр теләп, хатирәләр белән уртаклашып озак еллар яшәгез.

Һөнәренә тугры

Укытучы булып эшләргә ул кече яшеннән хыялланган. Чөнки аның әнисе Нурилә апа да укытучы. Гөлгенә Назыйрова аның сукмагы буенча китә. Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбен тәмамлап, Ишим дәүләт педагогия институтында укый. Аннары туган мәктәбендә эшли башлый. Үзенең эшенә җаваплы карый, тырышып эшләгән укытучыны коллектив ачык йөз белән каршы ала.

Мәктәптә эшләгән чорында төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Укучылары да аны бик яраталар. Татар юнәлеше буенча бәйгеләрдә дә Гөлгенә Рафаил кызының укучылары ел саен актив катнашалар. Мәктәп тормышында кайнап эшләгән, эшендә нәтиҗәсен күрсәтә алган, креатив фикерләүче укытучы дәресләрен кызыклы, төрле формаларда оештыра. Уен, интерактив чаралар үткәрә. Аның дәресләре видео, блиц сораулар, кызыклы әңгәмә, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп бара. Үзенең һөнәренә тугры калып Көсәйкүл мәктәбендә 34 ел эшли. Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән укучыларына белем бирә. Мәктәптә эшләгән дәверендә мәгариф өлкәсендә куйган намуслы хезмәте, эшендә ирешкән уңышларына лаеклы бәя бирелә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тырышып хезмәт куйган Гөлгенә Рафаил кызы быел укытучыларның август конференциясендә мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф Министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Матур сыйфатларны үзенә туплаган, балаларга нәтиҗәле белем бирергә тырышып хезмәт иткән, эшеннән тәм табып яшәгән укытучыга котлауларыбызны юллыйбыз. Җаваплы, күркәм, игелекле хезмәтендә киләчәктә дә яңа уңышларга ирешергә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*