tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 12 май – илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә

ВИДЕО: 12 май – илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә

Бүген без Актаныш үзәк хастаханәсендә булдык. Кыскача видеосюжет тәкъдим итәбез.

Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.

Районыбызның танылган, һәвәскәр иҗатчысы, шагыйрә, мәгариф ветераны Фәймә ханым Зәйнуллина әнә шундый шигъри бүләк ясаган безнең ак халатлы фәрештәләребез хөрмәтенә:

 

Барлык шәфкать туташлары

Сәламәтлек сагында,

Хөрмәт белән карый сезгә

Балалар да, зурлар да!

 

Сәламәтлекне саклыйсыз,

Мактаулы хезмәтегез!

Сездән башка яшәп булмый,

Рәхмәтле һәрберебез.

 

Кулларыгыз да шифалы,

Дәвалый карашыгыз,

Йомшак сүзләр ишеткәч,

Терелгәндәй булабыз!

 

Кайгыртасыз эшегездә

Кеше сәламәтлеген,

Тырышасыз кешеләрнең

Сакларга гомерләрен.

 

Халыкара бәйрәм белән,

Котлыйбыз барыгызны,

Гуманлы һөнәр иясе –

Сез шәфкать туташлары!

Котлы булсын бәйрәмегез,

Сәламәтлек телибез,

Ходай сабырлыклар бирсен

Һәрвакыт сезгә, дибез!

 

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шәфкать туташларыбызга исәнлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле һәм шәфәгатьле булуларын телибез!

Юлай НИЗАЕВ, “Актаныш-информ”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*