tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азат Галәмшин: Сабантуйга яңа уеннарны кертү мәсьәләсе олылар белән хәл ителергә тиеш
Азат Галәмшин: Сабантуйга яңа уеннарны кертү мәсьәләсе олылар белән хәл ителергә тиеш

Азат Галәмшин: Сабантуйга яңа уеннарны кертү мәсьәләсе олылар белән хәл ителергә тиеш

Халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин фикеренчә, яңа уен формаларын сабантуй программасына кертү мәсьәләсе һәрвакыт аксакаллар белән хәл ителергә тиеш.

«Сабантуйга якын булган яңа уен төре формаларын кертергә ярый дип саныйм. Ләкин уен төрләренең сабантуй белән уртаклыгы булырга тиеш. Мәсәлән, хатын-кызлар көрәше сабантуй белән бөтенләй кисешми. Әйтик, квадроцикллар ярышын сабантуй кысаларында халыкара турнир дип үткәрергә була, чөнки аны карарга күп кеше җыела. Бу мәсьәләне олылар белән бергә хәл итәргә кирәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азат Галәмшин фикеренчә, әгәр дә яңа төр уеннар эксперимент форматында икән, оештыручы бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, халыкны: «Оештырып карыйбыз. Ошамаса, башка үткәрмәбез. Үткәреп карарга мөмкинлек бирә алмассызмы», – дип кисәтергә тиеш.

«Яңа уен формаларын кертеп тә, сабантуйның үзенчәлеген саклап калып, тамашачылар аны милли бәйрәм буларак кабул итмәскә мөмкин. Икенче яктан, бу ысул милли бәйрәмгә барлык милләт халкын җәлеп итү юлы буларак та кулланыла ала. Әйтик, алар сабантуй мәйданында уза торган турнир карарга килә икән, шунда ук үткәрелә торган милли уеннарда катнашырга да кызыксынулары уяна», – диде продюсер.

Азат Галәмшин сабантуйларда хатын-кыз көрәшенә дә шәхси фикерен белдерде. «Кайбер сабантуйларда мәйданга көрәшергә хатын-кызлар чыга. Минемчә, хатын-кызлар көрәше булырга тиеш түгел. Бу спорт төре хатын-кызлар өчен түгел. Ир-егетләр, рәхим итеп, көрәшсеннәр, бу аларга килешә», – диде ул.

Искәртеп үтик, Азат Галәмшин сабантуй оештыручылары белән «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» семинары кысаларында очрашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*