tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актаныш районында коллективлары айлыгы узды

ВИДЕО: Актаныш районында коллективлары айлыгы узды

Казаннан бик еракта урнашсалар да, Актаныш авыллары халык театрлары спектакльләре башкала, республика, чит төбәкләр тамашачыларына иң якыныдыр. Сәхнәдә уйналган һәр спектакль  – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының якты бизәге. Иҗат коллективлары айлыгы да моны ачык дәлилләде.

Иҗади бәйгедә 38 үзешчән, 7 халык театры катнашкан. Авыл сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә 340 үзешчән артист уйнаган. 3 коллектив балалар өчен спектакль куйган. Бу саннар, профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлар белән республиканың башка бер генә төбәге дә мактана алмый! Үзе бер осталык, тәҗрибә мәктәбе.

Иске Богады, Иске Байсар,  Пучы, Иске Кормаш, Киров, Иске Сәфәр халык театрлары ай дәвамында район мәдәният йортында спектакльләр күрсәтте. Быел Күҗәкә драма коллективы да Халык театры исеменә дәгъва кылып, тамашачы каршында  имтихан тотты.

Театр айлыгын Актаныш сәхнәсендә Киров авылы Халык театры “Җанкисәк” драмасы белән йомгаклады.  Россиякүләм “Идел-Йорт” конкурсында мактаулы урыннарга ирешкән, 2020 нче елда “Гран-при” яулаган  Халык театры бу юлы да сынатмады. Режиссер Алсу Хуҗина Башкорт драматургы Тимергали Килмөхәммәтовның үзәк өзгеч сюжетка корылган пьесасын тамашачы күңеленә үткәзерлек итеп сәхнәләштергән. Төп рольне дә үзе башкарып, “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә бүләкләнде.

Ә Киров авылы Халык театры “Иң яхшы артистлар ансамбле” исеменә лаек булды. Спектакль тәмамлангач, артистларны тамашачы аягүрә басып алкышлады.

Айлыкны йомгаклау тантанасында иң яхшы үзешчән театр коллективлары, иң оста башкаручылар билгеләнде. Айлык Актаныш төбәгендә театр сәнгатенең чын мәгънәсендә “чәчәк атуы”н раслады. Күҗәкә, Татар Суыксуы, Иске Кормаш, Иске Байсар, Пучы халык театрлары үзләренең авыл сәхнәсендә тамаша күрсәткәннән соң, күрше-тирә авылларга гострольләргә дә чыгарга өлгерде.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*