tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Алексеевск районында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды

ВИДЕО: Алексеевск районында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды

Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Икесе бер бинада урнашкан. Мәгариф учреждениеләрен ачуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Авылда тагын бер истәлекле вакыйга булды, мәктәп диварына каһарман шагыйрьләр Муса Җәлил, Абдулла Баттал хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Тантаналарга кадәр Марат Әхмәтов җирле туган якны өйрәнү музеен карады.

Тарихи фактлар, документлар, фоторәсемнәр. Алексеевск районында туып – үскән шагыйрь Салих Баттал кабат каһарман Муса Җәлил янәшәсендә. Икесе дә әсирлектә фашистларга  каршы яшерен көрәш алып барган өчен җәзалап үтерелгән. Хәзер туган авылы Олы Тигәнәле авылынның туган якны өйрәнү музее Салих Баттал исемен йөртә. Ә җиңүнең 75 еллыгы елында аның шулай ук каһарман абыйсы Абдулла Баттал исеме яңа мәктәпкә бирелде.

Мемориаль тактаны ачу тантанасы яңа мәктәп һәм бакча ачуга туры килде. Тантанада республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук Абдулла Батталның туганы да катнашты.

Мәктәп төзелешенә республика бюджетыннан 120 миллион сум бүлеп бирелгән. Уку йорты сиксән укучыга исәпләнгән. Кунакларга уңайлы, җиһазландырылган сыйныфларны, шулай ук заманча җиһазландырылган ашханәне, зур спорт залын күрсәттеләр.

Көрәш келәмендә-мәктәп һәм район горурлыгы. Халыкара турнирларда югары казанышлар һәм җиңүләргә ирешкән спортчы-тренер аерым билгеләп үтелде.

Чемпионнар кечкенәдән тырышып, осталыкларын чарлаган. Алар хәзерге укучыларга үрнәк.

Иркен бинада бер түбә астында мәктәп кенә түгел, балалар бакчасы да урнашты. Кунаклар балаларга яңа ел бүләкләре тапшырды. Яңа актлар залында туган телләрне өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләшү булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: “Бу мәктәп  татар телен өйрәнү буенча район мәгариф үзәге дә булачак.”

Алексеевск муниципаль районы башлыгы  Сергей Демидов: “Безнең районда биш мәктәптә белем тулысынча татар телендә бирелә. Без бу мәктәпне нәкъ менә татар телен өйрәнү буенча методик үзәк итәргә телибез. Биредәге методик тәҗрибә башка мәктәпләргә дә таратылачак.”

Тиздән авыл мәдәният йорты да капиталь ремонтлауга керешәчәкләр.

Инна Данилова, Ренат Сәхибгәрәев

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*