tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды

ВИДЕО: Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды

7 ноябрь көнне «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулу уңаеннан Арча районында Республикүләм масштаблы чара оештырылды.

Укытучы һәм остаз елы кысаларында Арча педагогия көллиятендә Беренче Республикакүләм Вагыйзов укулары узды.

Республикада беренче тапкыр уздырылучы Вагыйзов укуларының максаты – 50 ел буе балаларга белем бирүдә кулланылган “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың иҗади мирасын үстерү, алар мисалында милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү. Бирегә үзебезнең районнан тыш, РФнең төрле регионнарыннан мөгаллимнәр, галимнәр, җитәкчеләр, остазлар, методистлар, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр һәм магариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар җыелган иде. Арча, Сарман, Алабуга, Спасс, Әгерҗе, Теләче, Актаныш, Биектау, Кайбыч районнары, Казан, Башкорстан, Мәскәү – укуларда катнашучыларның географиясе. Һәр килгән кунакны Арча педагогия көллиятенең фойесында мәгариф өлкәсенә кагылышлы күргәзмәләр каршы алды. Теләгән кеше “Әлифба” музее белән танышты һәм җылы чәй белән сыйланды.

Чараның төп кунаклары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Арча районы башлыгы Илшат Нуриев иде. “Беренче Вагыйзов укулары” фәнни-гамәли конференциясе көллиятнең актлар залында Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың хезмәт юлына багышланган фильм карау белән башланып китте.

Тантаналы ачылышны Марат Әхмәтов Арча педагогия көллияте коллективына рәхмәт әйтүдән башлады.

– Әлифба ул ниндидер бер изге китап кебек кабул ителә. Вагыйзовлар бу китапны язу өчен үзләрендә зур бер көч тапканнар. Чөнки 50 ел гомерлек “Әлифба”ны иҗат итәр өчен үзеңне укучы балалар кебек хис итәргә кирәк. Синең һәр сүзең, һәр иҗеген ул баланың күңеленә барып ирешеп, сеңеп калырга тиеш. Бу хезмәт ничек үзен-үзе аклаган, – дип соклану сүзләрен җиткерде ул. Һәм татар теленең байлыгын, матурлыгын, камиллеген тагын бер кат ассызыклап үтте, аны сакларга өндәде.

Илсур Һадиуллин әлеге чараны тарихи мизгел дип атап, һәркемнең тормыш тәрбиясендә зур урынны алып торучы укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Хәзерге вакытта безнең дәреслекләр, “Әлифба”лар бик күп. Ләкин Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың “Әлифба”сы балаларга сулыш өрүче китап һәм бүген без аны зурлыйбыз. Әлеге шәхесләр белән мин шәхсән биредәге музейда очраштым. Искиткеч кызыклы шәхесләр иде алар. Нинди генә авыр  тормыш юллары үтсәләр дә, алар – без белгән бөеклекләргә ирешкән кешеләр . Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, – дип, “Вагыйзов укулары”н өч елга бер тапкыр уздыру традициягә кертеләчәген әйтте ул.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев килгән кунакларга, бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде һәм районыбыз халкы белән горурлануын җиткерде.

Алга таба әңгәмә рәвешендә, залда утыручы кунакларның кайберләре белән, аралашу мәйданчыгы оештырылды. Җитди дә, шул ук вакытта кызыклы да килеп чыккан әңгәмәләр рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләр һәм бүләкләр белән үрелеп барды.
Фәнни-гамәли конференция районыбызның мәгариф өлкәсендә аеруча зур хезмәт башкарган остазларны бүләкләү белән дәвам итте. “Вагыйзов укулары”ның әлеге өлешен концерт номерлары тәмамлады.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*