tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Авиатөзелеш районында Рәхмәтулла исемендәге мәчет ачылды
ВИДЕО: Авиатөзелеш районында Рәхмәтулла исемендәге мәчет ачылды

ВИДЕО: Авиатөзелеш районында Рәхмәтулла исемендәге мәчет ачылды

Изге корбан гаете бәйрәме алдыннан яңа мәчетләрдә тәүге тапкыр азан әйтү республикабызның күркәм гәдәтләренең берсенә әйләнде. Менә бүген дә Казанның Авиатөзелеш районында тантаналы вакыйга: Годовиков һәм Симонов урамнары чатында урнашкан Рәхмәтулла мәчете дин кардәшләребез өчен ишекләрен ачты . Төзелеш 2019 елда башланган. Мәчет проекты авторларының берсе – Искәндәр Насыйров.
Мәчет йоз илле кеше сыйдырышлы булачак, ә мәчетнең имам-хатыйбы – Рөстәм Ясәвиев.
Ачылыш тантанасына килгән дин кардәшләребез, мәчет йортындагы “Бәрәкәт” чишмәсенең суын авыз иткәч, мәчет эченә намаз укырга җыелды. Әле шулай күп еллар буена Рәхмәтулла мәчете дин кардәшләребезне намазга дәшеп торсын.
Нираять, иң көтелгән мизгел: яңа гына ачылган мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырады.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*