tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк-яраклар әзерләнә

ВИДЕО: Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәк-яраклар әзерләнә

29 нчы мартта авыр тормыш хәлендә калган ватандашларыбызга Татарстаннан беренче гуманитар ярдәм озатылачак. Дүрт фурага төялгән тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек Донецк һәм Луганск халык республикаларына китә. Бу әйберләр  гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә булышу өчен җыелган акча хисабына алынды. Аларны махсус складларда туплый башладылар. Бөтендөнья татар конгрессына ярдәм итәргә Казан шәһәрендәге уку йортларыннан волонтерлар да килде. Студентлар без бер-беребезгә булышырга, бердәм булырга тиеш, дип белдерә.

Исегезгә төшерәбез, 18 март  көнне, X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены вакытында, гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен акча җыю акциясенә старт бирелгән иде.  Хәзерге вакытта акциягә Төмән, Самара, Омск, Пенза өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре, татар оешмалары да теләп кушылды.

Ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Акция алга таба да дәвам итә. Тиздән изге Рамазан ае башлана. Бу изге гамәлләр ае да. Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен безнең реквизитлар:

Юридическое лицо: Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»,

ИНН 1653007500 / КПП 165501001

Юр. адрес:

420015, г. Казань, ул. К. Маркса, дом 38/5

Почтовый адрес:

420060, г. Казань, Площадь свободы, д. 1

Контакты (для справок): Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16

Эл. почта: [email protected]

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич
Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань

р/с 40703810162020100015

БИК 049205603

к/с 30101810600000000603

Назначение платежа:

Внимание! Обязательно для заполнения

«Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от чрезвычайных происшествий жителям. Без налога (НДС)»

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*