tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле интенсивы үткәрелә

ВИДЕО: Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле интенсивы үткәрелә

Казан шәһәре башкарма комитеты Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә  5 апрельдән 7 майга кадәр хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле интенсивы үткәрә. Анда кунакханә, туклану урыны һәм сәүдә нокталары хезмәткәрләре татар теле кагыйдәләрен үзләштерә, грамматика һәм лексика буенча үзләренең белемнәрен ныгыта ала.

Шулай ук Казан башкарма комитеты татар телен өйрәтү буенча проект төзегән яшьләргә «Үз телем» бәйгесе игълан итә. Хикәяләр бишенче апрельдән 31 июльгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә ике номинация буенча үтә . Җиңүчеләргә акчалата премия бирелә.

Әсәрнең моңа кадәр беркайда да басылып чыкмавы шарт.  Конкурска килгән эшләрне тикшергәндә, жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын башкала кешесе итеп тоючылар, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар, аңа бәйле вакыйгалар булыр дип көтелә.  Париж, Нью-Йорк, Токио кебек зур шәһәрләр турында без сәнгать әсәрләре аша беләбез. Шул максаттан, үзебезнең замандагы Казан образын тудырасы килде дип искәртә оештыручылар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*