tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваль-бәйгесен йомгаклау чарасы

ВИДЕО: I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваль-бәйгесен йомгаклау чарасы

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Каз өмәсе” I Бөтенроссия фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Халкыбызның борынгыдан  килгән гореф- гадәтләре бүген дә татар авылларының җылы йортларында, күмәк каз өмәләрендә саклана.

Тантаналы чарага килгән кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

  1. Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр

             I урын – Ибраһимов Булат Хәким улы (ТР, Казан шәһәре)

             I урын – Нәбиуллина Люиза Тимерхан кызы (ТР, Тәтеш районы)

             II урын – Фасхеева Альбина Анатолий кызы (ТР, Балтач районы)

             III урын – Латыйпова Гөлфәрия Миннегали кызы (Ульян өлкәсе, Сенгилей районы)

             III урын – Габделхакова Сәлимә Зиннәт кызы (ТР, Балтач районы)

             III урын – Гатина Фәимә Гариф кызы (ТР, Аксубай районы)

2.  Каз-үрдәктән пешерелгән татар халык ашлары

             I урын – Бәшировлар гаилә крестьян фермасы (ТР, Мөслим районы)

             II урын – Имашева Лидия Ринат кызы (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы)

             II урын – Нуретдинова Флүрә Миннемөхәмәт кызы (БР, Туймазы районы)

             III урын – Хәйруллина Гөлшат Мидхәт кызы (Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы)

             III урын – Мөслим политехник техникумы (ТР, Мөслим районы)

3.  Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү

             I урын – Абдрахманова Фатыйма Хөснулхак кызы (Оренбург өлкәсе, Саракташ районы)

             II урын – Абдуллина Сәһирә Гариф кызы (ТР, Мөслим районы)

4. Каз-үрдәк каурый һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре

             II урын – Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы (ТР, Арча районы)

5. Каз һәм үрдәк продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары

             I урын – Кама сәнгать һәм дизайн институты (Укытучы: Абызова Ю.А.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре)

             II урын – Кама сәнгать һәм дизайн институты (Укытучы: Букина Л.Р.) (ТР, Яр Чаллы шәһәре)

6.  Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе конкурсы

             I урын – Хәмәдишин Ирек Шакирҗан улы (ТР, Мөслим районы)

             II урын – Зәйнуллина Исмегөл Хәбибрахман кызы (ТР, Саба районы)

             III урын – Гайнуллина Минзәлә Гиният кызы (Оренбург өлкәсе, Переволот районы)

7. Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе

             III урын – Хант-Манси — Югра автономияле округы Советский шәһәре татарлар автономиясенең “Сердәшләр” төркеме

Кызыксындыру бүләге

             ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ ЯЛУТОР РАЙОНЫ АСЛАНА ТАТАР МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕНЕҢ ФОЛЬКЛОР-ЭТНОГРАФИК “ТАМАША” КОЛЛЕКТИВЫ

             Нигамәтҗанов Фаиз Шәмси улы (ТР, Саба районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*