tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай шәһәрендә “Җәлил укулары” бәйгесенең җирле этабы узды
Азнакай шәһәрендә “Җәлил укулары” бәйгесенең җирле этабы узды

Азнакай шәһәрендә “Җәлил укулары” бәйгесенең җирле этабы узды

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең I этабы – сайлап алу туры Азнакай районында, 10 ноябрь көнне Балалар иҗат узәгендә уткәрелде.

Бәйгедә барлыгы 178 кеше катнашты, алар 8 номинациядә көч сынаштылар. Катнашучыларның иң кечкенәсенә – 3 яшь, ә  иң өлкәненә – 60 яшь иде. Балалар бакчаларында тәрбияләнучеләр, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, укытучылар һәм төрле һөнәр ияләре булган шигырь сөючеләр шагыйрь Муса Җәлилнең сирәк яңгырый торган әсәрләрен дә жюри әгъзалары хөкеменә тәкъдим иттеләр.

Үз составында районның танылган иҗат кешеләре, мәдәният хезмәткәрләре, җирле шагыйрь һәм тел белгечләре булган мәртәбәле жюри исә һәр чыгыш ясаучыга тиешенчә бәя биреп, бәйгенең 55 җинүчесен сайлап алды. Ә беренче урынга лаек булган 20 чыгыш Бөгелмә шәһәрендә узачак бәйгенең II  (зона этабына) тәкъдим ителде.

 Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе

Зөлхия Миңнеханова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*