tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда балалар өчен “И туган тел, и матур тел” чарасы узды
Чистайда балалар өчен “И туган тел, и матур тел” чарасы узды

Чистайда балалар өчен “И туган тел, и матур тел” чарасы узды

Чистайда Ислам үзәгендә балалар өчен “И туган тел, и матур тел” чарасы узды. Әлеге чара мәчетләрдә дини белем алучы балалар өчен мөхтәсибәттә кабул ителгән “Ислам мәдәнияте hәм татар халкы мәдәнияте нигезләре” исемле проект нигезендә оештырылды һәм Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елына, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Чарада балалар мәгьрифәтче, дин әhеле, тарихчы, галим Ризаэтдин Фәхретдин мирасы белән танышты, аның тәрбиягә кагылышлы сүзләрен, киңәшләрен ишетте, алар нигезендә тәрбияле кешенең төп сыйфатларын билгеләде. “Мирас” исемле Чистай татар халык театры режиссеры Госман Хәкимов, галим образына кереп, балаларга нәсыйхәт бирде. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов та, балалар белән аралашып, бөек Тукаебызның шигьри юлларын сөйләде.

Чараның икенче өлеше балалар катнашында туган телгә багышланган кызыклы сораулар, мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте. Алар бу темага кроссворд та, ребуслар да чиште, шигырьләр дә сөйләде.

Чараның азагында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рушания ханым Закирова балаларның туган телебезне яхшылап өйрәнүләрен һәм белүләрен, шулай ук динебезне, башка телләрне дә уңышлы өйрәнүләрен теләде. Әлеге чарада кече яшьтәге балалар, бер яктан, мәктәптә алган белемнәрен ныгыткан булса, икенче яктан, дөньяны танып-белүдә яңа белемнәр дә эстәде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*