tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Идел-йорт”та ниләр бар?
ВИДЕО: «Идел-йорт”та ниләр бар?

ВИДЕО: «Идел-йорт”та ниләр бар?

Казанда «Идел-йорт – 2022» театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге 22нче Төбәкара бәйгесенең йомгаклау тамашасы булып узды. Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге конкурска катнашучылардан гаризалар сентябрьдән кабул ителә башлады. Ә конкурска килгән эшләрне карау, тикшерү һәм бәяләү эше узганнан соң, Жюри финалга үтүчеләрне ачыклап, йомгаклау этабында кемнәр чыгыш ясавын билгеләде. Нәтиҗә ясалганнан соң, җиңүчеләр һәм Гран-при иясе ачыкланды. Менә, ниһаять, Конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Галиәскар Камал театры бинасында узды. Бәйрәм тантанасында безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.

Быелгы Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының 12 нче төбәкара Идел- Йорт бәйгесе, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм Татарстан республикасыннан үзешчән театр коллективы катнашты. Сәхнә куелышы, актерлык осталыгы, музыкаль бизәлеш һәм автор салган теманы ачып бирү буенча көч сынашты. Милләтебезнең аксакал язучылары белән бергә, яшь буын драматургларының иҗаты да сәхнәгә менде. Оештырылган көннән башлап, фестивальнең максаты бүген дә актуаль.

Әлеге фестиваль-конкурста катнашкан коллективларның иң яхшы спектакльләре Ленин исемендәге Мәдәният сараенда үтте. Конкурсның лауреаты дип танылган 12 спектакль тамашачы хозурына тәкъдим ителде.

Татар мәдәни ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова ассызыклап үткәнчә: «Бүгенге көндә «Идел-йорт» фестивале гади конкурс кына түгел. Ел дәвамында республиканың үзешчән театр коллективлары белән тыгыз эш алып барылды. Иҗади һәм белем бирү юнәлешендәге лабораторияләр Татарстанның профессиональ театрлары базасында барды. Биредә һәр районның сәнгать җитәкчеләре, режиссерлар, актерлар, концермейстерлар катнашты. Тамашачы бәясе һәр коллектив өчен кадерле».

Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу, үз чиратында, милләтара элемтәләрне ныгыту һәм театраль традицияләрне саклау өчен кирәк. Конкурска дөнья классикасы да, хәзерге заман әсәрләре дә тәкъдим ителде.

Конкурсны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар – Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар конгрессы, Татар мәдәни ресурс үзәге, һәм Галиәскар Камал театры булды. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. “Гран При” га Мөслим районының “Мөслим халык театры” ия булды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*