tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Китап йортындагы дуслар очрашуы

ВИДЕО: Китап йортындагы дуслар очрашуы

Апрель саны дөнья күрү уңаеннан «Идел» яшьләр журналы Татар китабы йортында дусларын җыйды. Дуслар очрашуында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.Татар китабы йортында «Идел» яшьләр журналының фатыйрнигы, татарча итеп әйткәндә  дуслар җыелган җирдә дип аталган очрашуы башланып китте. Очрашуның төп темасы «Иделиология нәрсәне өйрәнә?»

 Идел журналының өйрәнгән темлары күп әлбәттә. Әмма бу очрашуда катнашучылар  күбрәк “Кем ул 21 гасыр яшьләре”?, “Алар нинди булырга омтыла? дигән сорауларга җавап эзләде.

Кунаклар да гади генә түгел: журналда басылып чыккан язма геройлары:  журналист,  рәссам, артист һәм башкалар.  Аларның Һәрберсе үз  һөнәре осталыгы белән генә түгел дөньяви фикерләре белән уртаклаша.

Фатыйрник та яңгыраган фикерләр , Идел журналыдай заманча да,  Идел елгасы кебек тирән дә, киң дә булды.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*