tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төмән шәһәренең Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты
Данис Шакиров Төмән шәһәренең Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты

Данис Шакиров Төмән шәһәренең Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты. 23 апрельдә Төмәндә Федераль нейрохирургия үзәге беренче операция үткәрелүгә 10 ел тулуны билгеләп үтә.

Данис Шакиров Альберт Суфиановны һәм нейрохирургия үзәгенең командасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Федераль нейрохирургия үзәге –  илебездә сәламәтлек саклауның лаеклы үрнәге булып тора, әлеге оешма кешеләргә иң югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә.

Альберт Әкрәм улы Суфианов – югары категорияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ Атказанган табибы, Татарстан һәм Ингушетия Республикаларының атказанган табибы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, Төньяк-Осетия медицина академиясе һәм Харбин медицина университетының шәрәфле профессоры, Төмән шәһәре һәм Вихоревка шәһәренең Мактаулы гражданины. 2016 елдан алтынчы чакырылыш Төмән өлкә Думасы депутаты булып тора. Дөньяда иң абруйлы нейрохирурглар-практикларның берсе. 2015 елда ул Бөтендөнья нейрохирурглар Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*