tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Корбан гаете якынлаша

ВИДЕО: Корбан гаете якынлаша

“Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында быелгы Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре, Корбан гаете чараларына багышланган матбугат конференциясе булды.

Быел Корбан гаете 20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров быелгы изге йоланың үзенчләлекләренә һәм тәртипләренә тукталды. Диния Нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков корбан чалып, Аллахыга якынаюның әхлакый яклары турында сөйләде. Нәзарәт каршындагы Зәкят фонды җитәкчесе Булат Мәрданов корбан гаете чараларын, корбан чалуның быелгы үзенчәлекләрен бәян итте. Казанда 16 махсус урында корбан чалу каралган, башка шәһәрләрдә дә урыннар мөхтәсибәт белән килештерелгән. Барлык мәчетләрдә Корбан гаете намазын кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*