tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Таһир Исмәгыйлов Бөтендөнья татар конгрессына үзенең китапларын бүләк итте
Язучы Таһир Исмәгыйлов Бөтендөнья татар конгрессына үзенең китапларын бүләк итте

Язучы Таһир Исмәгыйлов Бөтендөнья татар конгрессына үзенең китапларын бүләк итте

15 июнь көнне язучы һәм эшмәкәр Таһир Исмәгыйлов Бөтендөнья татар конгрессына үзенең “Ил көзгесе син, авылым, Ташлы-Елгам” дип исемләнгән китабын бүләк итте. Әлеге китап Кукмара районы Ташлы-Елга авылының 1918 елдан башлап бүгенге көнгә хәтле башлангыч мәктәп укучылары һәм укытучылары язмышын ил язмышына бәйләп чагылдыра. Автор үзенең язган истәлекләрен туган ягы, нәселе, тарихы беләң кызыксынучыларга милли байлыкны, туган телне өйрәнеп, саклап, киләсе буыннарга тапшыру өчен ярдәм итәр дип ассызыклады. Татар конгрессы китапханәсенә бирелгән әлеге бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов кабул итеп алды. Ул авторга алга таба да тарихны барлау юнәлешендә уңышлар теләде, милләтебез яшәешенә, аның үсешенә керткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Шуны да әйтергә  кирәк «Ил көзгесе син, авылым,Ташлы-Елгам!» китабы Россия Федерациясе Президенты гранты «Минем авылым – Бөек Россиянең бер өлеше! Хәтерлим! Горурланам!» хисабына чыккан. Таһир Исмәгыйлов әлеге китап белән генә чикләнмичә киләчәктә яңа бер мәдәни проект – фестиваль форматында театральләштерелгән тамаша әзерләү теләге булуын да әйтеп узды. Очрашуда катнашкан язучы Марат Закир әлеге китапның ТР Язучылар берлеге бинасында һәм шулай ук Киров өлкәсендә тәкъдим итү кичәләре булып узганы турында сөйләде. “Бүгенге көндә Таһир Исмәгыйловның роман жанрында эшләвен беләм, шуңа күрә киләчәктә авторны Язучылар берлеге әгъзасы булып җитешүенә да өметләрем зур”, – диде Марат Закир.

Белешмә:

Таһир Габдрахман улы Исмәгыйлов  1955 елның 26 декабрендә Кукмара районының Ташлы-Елга авылында туа. Анда башлангыч, аннан сон Кәркәвеч урта мәктәбен тәмамлый, Ярославль шәһәренең хәрби-финанс училищесында укый, Киев сәүдә-икътисад институтын тәмамлый. СССР чорында 19 ел хәрби финансист. Яңа Рәсәй илендә 16 ел хәрби комиссариатта һәм ДОСААФ оешмасында җитәкче. Районара почтамт мөдире. Хәзерге вакытта эшмәкәр, язучы, шагыйрь.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*