tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: “Дин белән милләт, гореф-гадәт бергә булырга тиеш. Кош та ике канат булганда гына оча ала”

ВИДЕО: Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: “Дин белән милләт, гореф-гадәт бергә булырга тиеш. Кош та ике канат булганда гына оча ала”

“Дөнья” студиясендә кунакта Казан шәһәренең “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин. Мәхмүт хәзрәт үзенең вәгазьләре, гыйбрәтле язмалары тупланган китаплары аша, “Шамил” мәчетендә уздырыла торган өшкерү көннәре аша халкыбыз арасында популяр дин әһеле. Мәчеттә генә түгел, һәр атнаның дүшәмбе көннәрендә кичке 20.00 сәгатьтә ул социаль челтәрләр аша да онлайн очрашулар уздырып, ким дигәндә 5 мең кешелек аудитория җыя.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин белән әңгәмә барышында аның һәркемне кызыксындырырга мөмкин булган тормыштагы кайбер мәсьәләләргә карашын, фикерен белә аласыз, үзенә, гаиләсенә кагылышлы сорауларга да җавап ишетерсез.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин ата-бабаларыбыздан калган, үз гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән, бер мең елдан артык тарихы булган динебезне алга сөрүче имам. Ул читтән кергән юнәлешләргә бирелмичә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, мәдәниятебезне югалтмау яклы. Аның кызыклы фикерләрен ишетү өчен тапшыруны карарга чакырабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*