tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы»‎ күргәзмәсе ачылды

ВИДЕО: Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы»‎ күргәзмәсе ачылды

Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы»‎ күргәзмәсе ачылды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар тарихын яңа яктан ача ала. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.

Күргәзмә үзе дә китап кебек: монда рәсемнәр дә, мәгълүмат тә, аерым , аңлатмалар да бар.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе татар китапларын өч юнәлештә тәкдим итә .

Тарихи  белешмәләр күргәзмәдә яңа  форматларда тәкъдим ителә. Шул исәптән  радиотрансляция өзекләре дә бар. Анысы Татарстан радиосы белән берлектә эшләнде.

Экспозициядә  борынгы һәм Алтын Урда чоры компьютер анимациясендә чагылдырыла. Борынгы гасыр  ислам үзенчәлекләре    Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган. Татар халкының өч тапкыр алышынган язу графикасы тарихы да бар.

Күргәзмәне  һәр айның соңгы дүшәмбесеннән кала көн саен 11:00дән кичке сигезгәз кадәр барып күрергә мөмкин.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*