tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Авылыңны яратасыңмы? Яратсаң-яз да бүләк от!

ВИДЕО: Авылыңны яратасыңмы? Яратсаң-яз да бүләк от!

«Блогер.Татар» бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталының уртак проекты.

Әлеге бәйгенең икенче темасы авылларга багышлана. Ул «Күңелгә хуш авылым» шигаре белән уза.
[email protected]
Жюри тарафыннан 10 җиңүче билгеләнә. Приз фонды – 200 мең сум. Бәйгедә үз авыллары турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк. Эшләрнең кызыклы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алына. Татар теленең камиллеге дә мөһим. Бәйгедә катнашу өчен исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм блог яисә постка сылтаманы [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк.Эшләр 31 августка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 10 сентябрьдә игълан ителә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*