tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале мәдәни-агарту чарасы
ВИДЕО: «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале мәдәни-агарту чарасы

ВИДЕО: «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале мәдәни-агарту чарасы

Казандагы «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның оештыру комитетына 465 гариза кергән. Анда татар телендәге анимацион һәм кыска метражлы фильмнар катнашты.

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале — ул комплекслы, мәдәни-агарту чарасы, анда тәрбия чарасы булып киносәнгать, анимацион, кино һәм it-эшчәнлектә катнашу аша үз-үзеңне күрсәтү һәм социальләшү мөмкинлеге тора.

Фестивальне гамәлгә куючылар –Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты.

Балалар мультфильмларда төрле темаларны күтәрде. Аларны стопмоушен, анимация, пластилиннан һәм легодан ясадылар. Мульфильмнар арасында татар халкының милли әкиятләре, бүгенге көндә популяр артистлар турындагы эшләр бар иде.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*