tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альберт Шакиров: «Алмаш» сериалында татар авылларының ныклыгын күрсәтергә теләдек
Альберт Шакиров: «Алмаш» сериалында татар авылларының ныклыгын күрсәтергә теләдек

Альберт Шакиров: «Алмаш» сериалында татар авылларының ныклыгын күрсәтергә теләдек

28 ноябрьдә Теләчедә “Яңа гасыр” каналының “Алмаш” сериалын тәкъдим итү чарасында сценарий авторы Альберт Шакиров тамашачыларга хәзерге татар авылларының ныклыгын күрсәтәсе килүен әйтте.

«Сериалның максаты – хәзерге авылның нык яшәгәнен, анда да мөмкинлекләр булуын күрсәтү. Эш ягыннан да, яшәеш ягыннан да. Съемка урыны итеп Казанга якын булган, матур һәм нык авылларны сайладык. Сериал Теләченең Алан, Иске Җөри авылларында төшерелде», – диде Альберт Шакиров.

Ул Татарстанда соңгы елларда сериал төшерү буенча даими һәм нәтиҗәле эш баруын искәртте. «Татар телендәге сериалларның, фильмнарның булуы – уңай күренеш. Без бу форматта әле берничә ел гына эшлибез. Ел саен кимендә бер сериал һәм бер фильм төшерергә дигән максат бар. Шул даими хезмәтнең нәтиҗәсе күренә. Команда профессиональләшә бара. Өйрәнәсе, эшлисе әйберләр күп, ләкин шул ук вакытта сыйфатлы продукция җитештерелә дип әйтеп була», – диде сценарий авторы.

«Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов һәр сериалның, фильмның бала кебек якын булуын әйтте.

«Һәр сериал дөньяга чыгар алдыннан бик дулкынланабыз. Тамашачы күрерме, ничек кабул итәр, геройлары киләчәктә дә яшәрме дип уйлыйсың. «Алмаш» сериалында авылның йөрәген күрсәтергә тырыштык», – диде Илшат Юныс улы.

Ул сериал төшерүгә бәйле планнары белән дә уртаклашты. «Әле моның белән генә туктамаска исәп. Менә яңа сценарий китерделәр: анда «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең дәвамчылары, Әлмәндәр картның оныклары Әҗәл белән тагын очраша да, яңа вакыйгаларга килеп керә. Ул сериалны да эшлисе килә», – диде Илшат Әминов.

  • «Алмаш» сериалында төп рольләрне Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Әсгат Хисмәтов, Айгөл Шәкүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев уйный. Режиссеры – Алмаз Әкбәров.
  • Сериал «Яңа гасыр» телеканалы эфирына 5 декабрьдә чыгачак.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*