tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ибн Фадлан” фильмы Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде
“Ибн Фадлан” фильмы Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

“Ибн Фадлан” фильмы Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында тәкъдим ителде

Шушы көннәрдә Азәрбайҗанда Татарстан мәдәнияте көннәре уза – Баку шәһәренә республикабыздан эшлекле сәфәр белән делегация килде. Иң истәлекле чаралар программасына “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмын күрсәтү, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Безне туры юлдан алып бар” фотопроекты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры куелышында “Ләйлә һәм Мәҗнүн” спектакле кертелгән.

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан төшерелгән “Ибн Фадлан” фильмы Баку шәһәрендә Россотрудничество вәкиллеге бинасында күрсәтелде.

“Ибн Фадлан” фильмы Багдад илчелеге составында Идел буе Болгарстанына килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юлъязмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел буе Болгар дәүләтенең 922нче елда ислам динен рәсми дин буларак кабул итүе белән бәйле. “Ибн Фадлан”ның нәфис фильм өлеше 921-922нче елларның чынбарлыгын реконструкция рәвешендә тасвирлаган кадрлар һәм Ибн Фадлан, Алмыш хан һәм аларның даирәсендәге кешеләрнең рольләрен башкарган актерларның уеннарын тасвирлый. Бу хакта https://islam-today.ru/ хәбәр итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*