tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Пенза “Ак калфак” оешмасының тарихы һәм эшчәнлеге

ВИДЕО: Пенза “Ак калфак” оешмасының тарихы һәм эшчәнлеге

Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев әле күптән түгел генә Казанда татар хатын кызлары Форумында чыгыш ясап илебездә генә түгел, ерак һәм якын чит илләрдә дә татар хатын-кызлар хәрәкәте елдан-ел активлаша бара, яңа оешмалар барлыкка килә дип белдерде.

Россия төбәкләрендә иң беренче “Ак калфак” оешмалары Уфада, Оренбургта, Ижевскида, Ульяновскида теркәлә. 2015 нче елда Пенза өлкәсенең берничә зыялы хатын-кызлары да бергә җыелып киңәшәләр дә җирле автономия каршында үз җәмгыятьләрен булдыралар.

Бүген инде Пенза “Ак калфагы” өлкәдә уза торган бер генә милли чарадан да читтә калмый. Аның оешу тарихы һәм эшчәнлеге хакында хәбәрчебез Рамис Сафин сөйләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*