tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Сөембикә» сабыйлары телебез сагында

ВИДЕО: «Сөембикә» сабыйлары телебез сагында

Февральнең беренче атнасы Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен аеруча истәлекле атна булып күңелләрендә уелып калыр. Туган телебезгә багышланган айлык кысаларында «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Милли бәйрәм төсмере алган чарада сабыйларыбыз, тамаша кылудан тыш, үзләре дә активлык күрсәттеләр. Кушылып җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар.

Әйтергә кирәк, быел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында андый чаралар икеләтә кадерле, икеләтә истәлекле. Татарстан күләмендә елның шулай дип игълан ителүен тәрбиячеләребез хуплап кабул иттек. Шундук еллык планга өстәмә чаралар исемлеге төзеп, яңалык керттек. Шуңа да ел дәвамында балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр белән башкарасы эшләребез бай эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия.

Бакчабызга кергәч тә, зур урын алган «Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» булуын дәлилләгән күргәзмә дә шул хакта сөйли сыман. Һәрбер милләтнең үзенә генә хас булган музыка уен кораллары, милли курчаклары, баш киемнәре, китаплар, сувенирлар һ.б. – барысы да тирән эчтәлекле, күңелгә якын, үзләренә тартып тора. Чаралар исемлеге дә үзгә, күңел җылысы салынган «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән фольклор кичәсе, сәләтле, зирәк сабыйлар өчен махсус оештырыла торган «Сөйкемле бала», «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән бәйгеләрне быел республика күләмендә оештырачакбыз. Шулай ук бөек шагыйрьләребез М.Җәлил, Г.Тукаебызның олуг юбилейларына багышлап, зурлар төркемендә эшләүче тәрбиячеләребез «Муса Җәлил дәвамчылары» дигән темага шөгыль уздырырга алынсалар, уртанчы төркемдәгеләр А.Алиш әкиятләре буйлап квест-уен уздырырга ниятли.

Төрле милли киемнәре киенгән мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларның «Үз телемдә җырлыйм дуслык җырын» дип исемләнгән бәйрәм чаралары Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырлап тәмамласалар, «Дәү әнидә кунакта»гылар Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштерде.

Берсеннән-берсе затлы матур костюмнар киеп, күмәкләшеп башкарылган төрле халык биюләре, җырлары һәрбер милләтнең йөзен, милли эчтәлеген баетты. Татар телендә башкарылган «Туган тел» җыры «Сөембикә»без сабыйларында һәм тәрбиячеләрендә милли горурлык уятты.

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире,
Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия МИРХАЗОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*