tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ватаным Татарстан»ның Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турниры быел Минзәләдә узачак
«Ватаным Татарстан»ның Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турниры быел Минзәләдә узачак

«Ватаным Татарстан»ның Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турниры быел Минзәләдә узачак

Минзәләдә «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирына әнә шул рухта әзерләнәләр. Билгеле булганча, ярыш 12–13 февраль көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда узачак.

– Әлеге зур турнирны оештыру хокукы безгә бирелгәч, дөресен әйткәндә, дулкынлану булды. Зур җаваплылык бит. Татарның иң көчле батырлары безгә җыела, көрәш җәмәгатьчелегенең күзе бездә булачак. Күз курка, кул эшли дигәндәй, хәзер инде әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Көрәшчеләргә дә, тамашачыга да уңайлы булсын өчен район башлыгы Айдар Сәлахов җитәкчелегендә барысын да эшлибез. Бу көннәрдә Минзәләдә барыбызның да уенда – Җәлил турниры, – ди районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин. – 2013 елда бездә Авыл яшьләре Уеннары узган иде. Ул вакытта да көрәш турнирын Боз сараенда оештырган идек. Тәҗрибәбез бар, кыскасы. Әлбәттә, Муса Җәлил турниры зуррак дәрәҗәдәге бәйге. Моны яхшы аңлыйбыз. Турнирда катнашырга 40тан артык команда теләк белдерде инде. Һәрберсенә җаваплы аерым кеше билгеләдек. Барлыгы 400ләп көрәшче җыелыр дип көтәбез.

Минзәлә – көрәш дөньясында исемнәре танылган Виталий Кузнецов, Раббани Гайфуллин, Фрил Әхмәтов, Вил Мәһдиев, Айдар Нәҗметдинов, Хәмит Вәлиев, Рәкыйп Фәйзуллиннарның туган ягы. Районның спорт җитәкчесе әйтүенчә, газетабыз турнирының иң беренче җиңүчеләреннән булган фронтовик-батыр Зөфәр Ханов та Минзәлә төбәгендә туган.

– Кыскасы, көрәшле тарихыбыз бар. Иң мөһиме:  әлеге ярыш районда көрәшкә яңа сулыш өрер дигән өмет бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча көрәш федерациясе рейтингында без – 22 нче урында. Бу турнир өскәрәк күтәрелергә этәргеч булсын иде. Районда 200ләп кеше көрәш белән шөгыльләнә. Яшермим, малай-шалай командалы спорт төрләренә, яңа спорт корылмаларына тартыла, – ди Фаяз Хизбуллин.

Җәлил турнирының Минзәләдә узуының тагын бер сәбәбе бар. Герой-шагыйрь 1941 елда бу калада ике ай дәвамында хәрби-сәяси курсларда белем ала. Фронтка Минзәләдән китә. Каланың данлыклы педагогия көллияте дә Җәлил исемен йөртә. Бәйгегә килгән көрәшчеләр бил алышып кына калмыйча, тарих белән дә танышып кайтып китәрләр, дип өметләнәләр Минзәләдә. Җитмәсә, быел Муса Җәлилның тууына 115 ел тула.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*