tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татар малае-2022” бәйгесендә катнашучы балалар бил алышты

ВИДЕО: “Татар малае-2022” бәйгесендә катнашучы балалар бил алышты

Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” ” конкурсының финал өлеше дәвам итә.  Быел бәйгенең сайлап алу турларында шәһәрнең  196 балалар бакчасыннан  200 бала катнашкан иде. Финалга 8 малай һәм 8 кыз узды.

Бүген башкаланың К.Насыйри исемендәге  80 нче номерлы мәктәбендә ир балалар татарча көрәш буенча көч сынашты. Конкурста бил алыш әле беренче тапкыр оештырыла. Сабыйларга татарча көрәш алымнарын мәктәпнең тәҗрибәле тренерлары өйрәтте. Малайлар көрәш серләрен бик тиз үзләштереп, осталыкларын да күрсәтте.

Конкурста катнашучылар өчен чираттагы бирем – эстафетада катнашу иде. Биредә малайлар җитезлектә сыналды. Төрле биремнәрне зур осталык белән үтәделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*