tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камадагы “Сөембикә” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” узды
Түбән Камадагы “Сөембикә” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” узды

Түбән Камадагы “Сөембикә” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” узды

Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында “Каурый өмәсе” уздырылды. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп оештырылган өмәгә “Ак калфак” оешмасының җирле бүлегеннән Гөлсинә Галиуллина, Гүзәлия Гыйбадуллина, Гөлназ Сафиуллиналар чакырулы иде.

Сәхнәләштерелгән уен барышында балалар дәү әниләренә булышып, каз канатларын сыдырды. Эш арасында уйнап-җырлап алырга да онытмадылар. Шуны гына көткән кебек, кай арада егетләр дә килеп җиткән… Яшьләр булган җирдә уен-көлке, җыр-бию дә тынып тормый, дигәндәй төрле мавыктыргыч җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар, бер-берсенә мәкаль, такмак, такмазалар, көлдергечләр әйтештеләр. Чыннан да, оста булган бит безнең әби-бабаларыбыз. Тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белгәннәр алар. Йола-гадәтләрне искә алып, каурыйларны су буена чәчеп кайту үзе ни тора! “Су буена чәчсәң, каурыйларны яренгә дә уңар казыгыз”, – дип тикмәгә генә җырланмый җырларда. Ә инде эш беткәч, уйнарга да ярый, әби балаларга рәхмәтен укый, мичтә пешкән, каз мае белән майланган коймагы белән сабыйларны сыйлый.

Өмә азагында “Ак калфак” оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, балаларның чиста, саф татарча сөйләшүләренә соклану белдереп, сабыйларыбызны әзерләгән тәрбиячеләргә Эльвира Рөстәмовна белән Гөлгенә Нәзировнага, музыка белгечләребез Алсу Васимовна белән Фиалка Шәяздановнага, татар теле белгечебез Халидә Әхмәтовнага, әби ролен үтә дә килештереп зур осталык белән башкарган Рәмзия Салиховнага рәхмәт сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләкләр өләште.

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасының беренче квалификация категорияле педагогы

Илһамия Гаффарова 

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*