tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында «Нәүрүз килә, яз килә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде
Саба районында «Нәүрүз килә, яз килә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

Саба районында «Нәүрүз килә, яз килә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

“Нәүрүз-бәйрәме” – тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. 3 апрель көнне Урта Нырты авыл клубы һәм Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Урта Нырты авылында «Нәүрүз килә, яз килә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде.

Бәйрәмгә ” Нәүрүзбикә” – бәйрәм хуҗабикәсе чакырылган иде. Чарада катнашучылар аның белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, башта балалар, аннары өлкәннәр белән уйнадылар.

Бәйрәм халыкны ботка һәм коймак белән сыйлау белән башланды. Аннан соң төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Балалар өчен аерым уеннар, өлкәннәр өчен аерым уеннар үтте. Герне күтәрү , туплы хоккей һәм башка уеннар булды. Балалар өчен, мәсәлән, кашыкка йомырка салып йөгерү , дистанцияле йөгереш, туп белән уйнау һәм башка уеннар оештырылды . Чара бәйрәм атмосферасы һәм күтәренке кәеф тудырды.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*