tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды
ВИДЕО:  “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды

ВИДЕО: “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды

Шушы көннәрдә генә дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелде. Елдагыча диктант 3 өлешкә бүлеп язылды. Аның нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак?

Телебезгәкагылышлымондыйрухтагычараларбиккирәкһәмаларбикфайдалы. Анда катнашучыларның саны да елдан-ел арта. Быел да искәрмә булмады. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алды.

Быелгы диктант өч өлешкә бүлеп язылды. Ягни, Ттарастан Рспубликасы өчен, Россия төбәкләре, Һәм чит илдә яшәүче милләтәшләребез өчен.
Башкалабыз Казанда филология һәм мәдәниятара багланышлар институты , «Татарча диктант» язу өчен төп мәйданчык буларак сайланган иде

Әйтергә кирәк, татарча Диктант diktant.tatar сайтында да трансляцияләнде. Теләге булган һәр кешегә үз белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге тудырылды. Татарча диктант язуга 3 авторның әсәреннән өзекләр сайланды, болар: татар язучылары Зөлфәт Хәким, Афзал Шамов, Разил Вәлиев.

Әйтергә кирәк, акция ел саен Россия Федерациясендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырылып килә. Быел россия федерациясенең 80нән артык төбәге татарча диктант акциясендә катнышты.
Әйтик, узган 2021 елда акция аудиториясен 34 чит илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән 1 миллионнан артык кеше тәшкил иткән.Шунысы да игтибарга лаек, татарча диктан язучылар арасында ел саен катнашучылар да җитәрлек.

Теләгән һәркем белемен онлайн-форматта да тикшерә алды.Моның өчен diktant.tatar сайтында теркәлергә генә кирәк иде. Аның нәтиҗәләрен шәхси кабинеты булганнар тиз арада белә дә алачак, ә оффлайн мәйданчыкларында язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрдән соң, диктант татар сайтында билгеле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*