tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Төмән өлкәсендә чыгучы “Яңарыш” газетасы үзенең 30 еллык юбилеен онлайн уздырды

ВИДЕО: Төмән өлкәсендә чыгучы “Яңарыш” газетасы үзенең 30 еллык юбилеен онлайн уздырды

15 сентябрьдә яраткан “Яңарыш” газетабызның юбилейлы туган көне. Коронавирус чире таралу куркынычын истә тотып, өлкә җитәкчелеге күп кеше җыелып үткәрелә торган чараларны тыйды. Шул сәбәпле, 30 еллык юбилей бәйрәмебезне онлайн рәвештә генә әзерләдек. Бәйрәм рухы булсын күңелләрдә, бергәләшеп бүгенге сөенечле көнебезне каршы алыйк.

                                           “Яңарыш” газетасы редакциясе

КОТЛАУЛАР:

Исеме җисеменә тиң
Төмән өлкәсендә яшәүче хөрмәтле милләттәшләребез ,сезне чын күңелдән милли басмагызның 30 еллык юбилее белән котлыйбыз!
Кадерле иҗатташ хезмәттәшләребез! Сезнең татар телендә чыгып килгән “Яңарыш” газетасының исеме җисеменә бик тә туры килә, чөнки ул үзгәртеп кору елларында туып, сезнең төбәктәге татарлар өчен бүгенгәчә җилфер-җилфер исеп килгән саф һавадай яңарыш сулышы өреп торганына шигебез юк.
Мөхтәрәм коллегаларыбыз! Иҗади хезмәт җимешегезнең юбилее уңаеннан, сезне ихластан тәбрик итәбез! Шулай газиз халкыбызга тугры хезмәт итә-итә, газетагызның киләсе түгәрәк туган көннәрен дә исәнлектә, иминлектә һәм дә күп санлы укучыларыгыз даирәсендә каршы алып торырга насыйп булсын иде.

Олы ихтирам белән, Түбән Новгород өлкәсе татарларының “Туган як” газетасы редакциясе коллективы.

” Яңарыш” лыларны, коллегаларыбызны милли басманың 30 еллык матур, күркәм юбилее белән чын ихластан котлыйбыз! Хөрмәтле Азат абый Сәгыйтов башлаган изге эшне лаеклы рәвештә дәвам итеп, озак еллар халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга язсын. Алсу ханым җитәкләгән каләм ияләре коллективына иҗат уңышлары, тагын да күбрәк укучылар телибез.

Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы редакциясе коллективы

Кадерле каләмдәшебез Алсу ханым Сәгыйтова һәм Сез җитәкләгән “Яңарыш” редакциясе коллективы! Хөрмәтле милләттәшләребез – Төмәнлеләр!

Ихлас күңелләребездән сезне “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! 30 ел дәвамында, кыенлыкларга карамастан, бер өзелми атна саен күркәм тираж белән чыгып, “Яңарыш” халкыбызга саф ана телен, милли мохитендәге яңалыкларын, җылы сүзен, якты йөзен җиткерә. Төмән өлкәсенең медиа киңлегендә абруйлы урын алып, милләтебезнең йөзек кашы булып тора. Халкыбызны берләштерүгә, нинди генә диалектларга карамастан, татарларны бербөтен халык итеп формалаштыруга саллы өлешен кертә.
Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын, милли мәнфәгатьләребезне яклаганда каләмегез үткен булсын! Сезгә барыгызга да ныклы себер сәламәтлеге, мул һәм имин тормыш, гаилә һәм балалар бәхете, чын татарлар булып калуыгызны телибез!

Далалы Оренбур ягы татарлары исеменнән, “Яңа Вакыт” газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров.

Хөрмәтле “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре!
Ихлас күңелдән Сезне газетагызның 30 еллыгы уңаеннан тәбрик итәбез!
Адашыбыз булган “Яңарыш” газетасы милләткә хезмәт итеп, өч дистә ел үзенең эшчәнлеген уңышлы дәвам итә, үсә, камилләшә.
Сез армый-талмый татар халкына хезмәт итәсез, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калуда үзегездән зур өлеш кертәсез.
Удмуртиянең “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре тирән хөрмәт хисләре белән сезне юбилеегыз белән тәбрикләп яңадан-яңа иҗат уңышлары, матур башлангычлар, күркәм казанышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге тели.
Иҗади дуслыгыбыз алга таба да дәвам итәр, эшлекле элемтәләребез тагын да көчәер, җылы мөнәсәбәтләребез гел шулай уңай булыр дигән ышанычта калабыз.

Зур ихтирам белән, Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*