Милли оешмаларның традициягә әверелгән бик матур чараларының берсе – “Йолдызлар яңгыры” бәйгесе. Ул балаларда туган теленә, мәдәният һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче бәйге. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештыра. Җыр-биюдә үзләренең осталыгын сынап карарга, талантын күрсәтергә 200 дэн артык бала теләк белдергән. Бәйгенең йомгаклау кичәсе Ижау шәһәренең “Спартак” халыклар иҗаты йортында узды. Бу хакта Удмуртиядә чыгучы “Хәерле кич” тапшыруында.