tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә татар теле ничек өйрәтелә?

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә татар теле ничек өйрәтелә?

Агымдагы уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә татар телен дәресләрдә фән буларак укыту кимегән. Хәтта саф татар авылларында да ана телен бары тик түгәрәкләрдә һәм факультативлар да гына өйрәнәләр, яисә бөтенләй укытмыйлар. Бу хакта төбәк татар автономиясенең еллык утырышында хәбәр иттеләр. Өлкәнең мәгариф министрлыгы тарафыннан татар теле укыту буенча барлык шартлар тудырылса да, ата-аналар үз балалары өчен мәктәпкә кергәндә ана теле итеп рус телен сайлыйлар. Татар теле укыту буенча зур тәҗрибәсе булган Ульяновск өлкәсендә бүгенге милли мәгарифтәге вәзгыять хакында Рамис Сафин бәян итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*