tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел
Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел

Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел

7 гыйнварда беренче татар хатын-кыз режиссер, актриса, Татар радиокомитеты дикторы – Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел тулды.

Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева 1903 елның 7 гыйнварында Балтач районының Нөнәгәр авылында туган. Кечкенәдән Иркутск шәһәрендәге туганнарында яшәп, шунда мәдрәсә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем ала. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәп була.

1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара. Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру теләге белән Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар. Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый һәм профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. 1928-1931 елларда бер үк вакытта Татарстан радиосында эшли.

1931 елда К.Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Әмма ире үлү сәбәпле укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Шулай да, бик зур матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, 1939 елда институтны тәмамлауга ирешә һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Бу Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы аякка басу чорларын эченә алган гаять авыр һәм катлаулы еллар була. Шушы чорда К.Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя.

Академия театрында зур тәҗрибә туплаган К.Тумашева 1955 елда Республика татар күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер итеп билгеләнә. К. Тумашева Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләре укытып бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә укыта.

К.Тумашева режиссер Равил Тумашев, архитектура докторы Нияз Халитов һәм башка күренекле шәхесләрне биргән Тумашевлар династиясенең нәсел башы.

1956 елда Кәшифә Тумашевага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1978 елның 19 апрелендә Казанда вафат булды. Яңа Бистә зиратына күмелгән.

Кәшифә Тумашева Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (элек Республика татар күчмә театры дип аталган) 1955 -1962 елларда баш режиссер булып эшли, утыздан артык әсәрне сәхнәгә куя. Тинчурин театрының артистлары, музей хезмәткәрләре, Балтач районыннан килгән кунаклар – авылдашлары Кәшифә Тумашеваның каберенә зиярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар, аның рухына дога кылдылар.

Театрга кайткач, кунаклар музей белән танышты, артистлар белән әңгәмә корып, Кәшифә ханым турында истәлекләр яңартылды. Кәшифә Тумашева һәм Равил Тумашевның юбилеен уздыру турында сөйләшү булды. Быел Кәшифә ханымның улы, театрыбызда баш режиссер булып эшләгән Равил Тумашевның тууына да апрельдә 100 ел тула. Нөнәгәр авылыннан килгән кунакларыбыз – музей җитәкчесе Рәйсә ханым, аларга һәрдаим ярдәм итүче Лира ханым Балтач районында юбилейга багышланган чараны мартта оештырырга ниятләүләрен сөйләде. Тинчурин театрында әлеге олы чара апрельдә уздырылачак.

Хәй Вахитның “Кияүләр” спектаклен тамаша кылганнан соң, Тинчурин театры музее җитәкчесе Розалия Чабатова, музей хезмәткәре Наилә Фәйзрахманова белән бергәләп Кәшифә Тумашеваның кызы, 96 яшьлек Зөмәрә ханымның хәлен белешеп кайттылар.

tinchurinteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*