tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Урмай авылында Ифтар узды
https://youtu.be/Gt3Ckj1JIIo

ВИДЕО: Урмай авылында Ифтар узды

Изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә Чувашстанның Урмай авылында республика ифтары узды. Анда республика авыл-районнарыннан һәм тирә-күрше төбәкләрдән дә мәртәбәле кунаклар чакырулы иде. Ифтар узасы авыл стадионы бу көнне зур бәйрәм мәйданын хәтерләтте. Монда балалар өчен төрле спорт һәм уен мәйданчыклары эшләде, сабыйларга һәртөрле тәм-том таратттылар. Шунысын да әйтү урынлы булыр, болар бу көнне барысы да түләүсез иде. Ә кичен авыл халкы һәм кунаклар бергәләп ифтар мәҗлесенә җыелды. Боларның барысы хакында да Чувашистаннан Рамис Сафин хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*