tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак
24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2023 елның 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров съездның программасы белән таныштырды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова съездның максатлары һәм бүгенге көн өчен әһәмияте турында сөйләде.

Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат катнашачак. Алар Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстониядән киләчәкләр.

24 нче апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узачак. Шулай ук биредә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим итәчәкләр, соңрак гүзәл затлар «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашачаклар.

25 нче апрельдә делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән танышачаклар. Шулай ук бу көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылачак. Алар 3 юнәлештә алып барылачак:
– татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте;
– татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү);
– татар гаиләләрендә эшмәкәрлек.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын йомгаклау «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында узачак. Биредә «Калфак туе» чарасы узачак. Кичен съездда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан З. Кадырова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылачаклар.

26 нчы апрель көнне делегатлар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*