tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Таҗлы вирус “Идел”не сазлыкка әйләндерә алмады.

ВИДЕО: Таҗлы вирус “Идел”не сазлыкка әйләндерә алмады.

Күпчелек оешмалар, уку йортлары, тамаша заллары, редакцияләр, ашханә-кафелар, таҗлы вирус карантинына ябылып торсалар да, газета-журналлар басылу туктамады. “Идел” журналының үзбикләнүдә әзерләнгән май-июнь саннары хәтта гадәттәгедән кызыклырак, кайнаррак икән! Аларның укучылары исәнме? Журналга язылучылар яки сатып алучылар киләчәктә дә булырмы? Татар зыялылары хәзерге кризисны кичерә алырмы?
Милли матбугатның язмышы, татар яшьләренең рухи тормышы турында “Идел” журналының җитәкчесе Гөлүсә Закирова белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
Язманы Марсель Мәсәгутов һәм Рәфис Нуруллин әзерләде. Июнь аеннан башлап “Юаннар көзгесе” видеосәхифәсен яңа форматта карагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*