tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр диварга Тукай портретын ясый
Яшьләр диварга Тукай портретын ясый

Яшьләр диварга Тукай портретын ясый

12 июньдә, Русия көне уңаеннан, Россия Федерациясенең биш шәһәрендә, шул исәптән Казанда күренекле сәнгать эшлеклеләренә багышланган фасадлар (мураллар) барлыкка киләчәк. URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары “Таврида” арт-кластерында катнашучылар бинаның фасадында Габдулла Тукай портретын сурәтлиячәкләр.

Активистлар сүзләренә караганда, илнең һәр субъектына танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайларга тәкъдим ителгән, яшьләребез Габдулла Тукайны әкиятләр авторы буларак күрсәтергә тәкъдим иткән. Аны Татарстан урамы, 64 йорт фасадында Дамир Бозик ясаячак. Бу аның беренче генә тәҗрибәсе түгел икән. Тукай портреты иң зур эше булачак.

Проектны оештыручылар – “Мәдәни инициларны үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасының Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*