tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Леонов: БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була
Владимир Леонов: БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була

Владимир Леонов: БДБ илләре уеннарында көрәш ярышлары була

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда узачак беренче БДБ илләре уеннарына көрәш кергәнен әйтте.

«БДБ илләренең спорт органнары вәкилләре белән уеннар программасы буенча фикер алышып, барлык катнашучы илләрне канәгатьләндергән компактлы формат сайланды. Анда футбол юк, мәсәлән. Баскетбол өчкә өч булачак. Көрәш калды, чөнки ул БДБ илләрендә үсеш алган», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанның спорт министры БДБ илләре уеннары программасына 16 спорт төре кергәнен әйтте. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, алар арасында бокс, каратэ, көрәш, бадминтон, өчкә өчле баскетбол, өстәл теннисы, стендка ату, бию спорты, нәфис гимнастика һ.б. бар.

Алдарак билгеле булганча, 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. 16 спорт төре буенча ярышларда 184 медальләр комплекты уйнатылачак.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*