tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайдагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы утырышы узды
Чистайдагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы утырышы узды

Чистайдагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы утырышы узды

Чистайдагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы чираттагы утырышын уздырды. Әлеге чарада Чистайның 80 гә якын хатын-кызы катнашты. Төрле яшьтәге, төрле hөнәр ияләре булган күркәм ханымнар “Әниләр” мәчетендә мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган корбан мәҗлесенә җыелды.

Очрашуда мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов hәм Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы рәисе Фәрит әфәнде Галимов белән бергә хәзерге заман проблемалары, балалар тәрбияләүдә булган кимчелекләр, игътибар үзәгендә торган төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Киләчәктә гореф-гадәтләребезне торгызуга, татар телен саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен күтәрүгә кагылышлы планнар билгеләнде.

Чистайда Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының  җирле оешмасы hәм мөхтәсибәт белән берлектә төрле социаль проблемаларны хәл итүдә булышу, милли гореф-гадәтләрне, телне, татар гаиләсен саклап калу, татар хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*