tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды
XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краена килде. Биредә ул XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны Рамазан ае белән котлады. XIV Бөтенроссия авыллар Сабан туена әзерлек, киләсе елда Сабантуйның Киров өлкәсе Малмыж районында узачагы турында хәбәр итте һәм әзерлекне югары бәяләде. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының быелгы чаралары, гыйнвар-февраль айларында булган округ җыеннары турында мәгълүмат бирде.

Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов исә әзерлек эшләре турында сөйләде. 14 июнь көнне киләчәк кунакларга Барда районындагы авыллар күрсәтеләчәге турында әйтте.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*