tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XX «Әдәби марафон» дөньякүләм әдәби проекты уза
XX «Әдәби марафон»  дөньякүләм әдәби проекты уза

XX «Әдәби марафон» дөньякүләм әдәби проекты уза

«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы 2022 елның 1 июленнән
21 июленә кадәр 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен XX «Әдәби марафон»
(#әдәбимарафон, https://tat-i.net/tt/adabimarafon-20) дөньякүләм әдәби үзүсеш проектын үткәрә.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар
берлеге. Проектның төп партнерлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы.

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның
сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. 2019 елда проект Россиякүләм «НКО
лидерлары» бәйгесендә I урын, 2021-2022 елларда Президент Мәдәни инициативалар Фонды гранты ярдәменә лаек булды. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын, белемнәрен һәм сөйләм телен ныгытып, төрле өлкәдә уңышка ирешә башлыйлар.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм #Фондкультурныхинициатив хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган һәм рухи үсешкә илтә торган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас,
#татарстанкитапнәшрияты, #минтатарбаласы һ.б.). Тулырак: https://tat-i.net/tt/adabimarafon-20.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*