tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары узды
XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары узды

XXIII Федераль Сабан туе кысаларында ат чабышлары узды

Кемерово өлкәсенең Кабаново авылында XXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе кысаларында ат чабышлары узды.

Кузбасстан, Алтай краеннан, Новосибирск һәм Омск өлкәсеннән 100дән артык җайдак һәм 130 ат катнашты. Ярыш бик мавыктыргыч, кызыклы узды. Атларның тизлек сыйфатларын, көчен, шулай ук җайдакларның әзерлеген күрми калу мөмкин түгел иде.

Ярышларда җиңүче һәм Кузбасс хөкүмәтеннән 500 мең сум иясе Петр Проценко булды. Ә өчле заездда Николай Степанов җиңде, аңа шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*