tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXIII Федераль сабантуй кысаларында Татарстан сәнгать осталары концерты узды
XXIII Федераль сабантуй кысаларында Татарстан сәнгать осталары концерты узды

XXIII Федераль сабантуй кысаларында Татарстан сәнгать осталары концерты узды

1 июль көнне Кемеровода XXIII Федераль сабантуй узачак. Программада – театральләштерелгән пролог, сабантуйның традицион уеннары һәм ярышлары, концерт программасы.Сабантуйга Татарстаннан зур делегация килде. Сабантуй Кемеровоның Мәскәү мәйданында оештырыла.

Бүген XXIII Федераль сабантуй кысаларында Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе залында Татарстан сәнгать осталары концерты узды.

Чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кемерово өлкәсе Хөкүмәте рәисе Илья Середюк мөрәҗәгать итте.

-Барыгызны да Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев исеменнән сәламлим. Быел безгә XXIII Федераль Сабан туен үткәрү бәхете тиде. Без бу вакыйгага 3 ел әзерләндек! Без барыгызны да Кузбасс җирендә сәламләргә шатбыз, – диде ул һәм Кузбасс Губернаторының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

-Татарстан делегациясе исеменнән губернаторга һәм Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Сабантуйга әзерләнгәндә, без елдан-ел яхшырак эшли торган бер зур команда булдык. Шахта – татар халкында иң данлыклы һөнәр саналган. Биредә яшәүче милләттәшләребез башка милләтләр белән дус-тату, традицияләрне саклап яшиләр. Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк, бәхетле булыйк! Сабантуйларыбыз мөбарәк булсын.

Концертта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, «Дорога из города» бию театры, «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Ак инеш» балалар ансамбле, Лениногорск районы иҗат коллективлары катнашты. Шулай ук Тинчурин театры оркестры, республиканың күренекле артистлары чыгыш ясады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*