tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театр 89 нчы театраль сезонын япты
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театр 89 нчы театраль сезонын япты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театр 89 нчы театраль сезонын япты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 89 нчы сезоны да уңышлы гына тәмамланды. Әлеге ел театрыбыз өчен бик тә уңышлы булды: күпләп яңа премьералар куелды, матур-матур чаралар үткәрелде, яңа театр сөючеләр, даими тамашачыларыбыз пәйдә булды.

Сезон 15 сентябрь көнне «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы белән ачылды. Ел дәвамында аннан тыш шулай ук зур, шаулы премьералар булып узды: «Аферист», «Ашина», «Идегәй», «Тылсымлы арена», «Яратам! Бетте, китте!» һ.б. Шулай ук театрыбыз каршында урнашкан сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе тарафыннан «Бәләкәй принц» спектакле куелды.

Театр артистлары елдагыча башка шәһәрләргә дә гострольләргә чыкты. Алар арасында Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама һ.б. Шулай ук актерларыбыз Республиканың күп кенә районнарында төрле чараларда катнашып, театрны, әдәбиятны, мәдәниятны таратуга зур өлеш керттеләр.

Нәни тамашачыларыбыз турында да онытмадык. Алар өчен ел дәвамында төрле әкиятләр куйдык, кызыклы квестлар үткәрдек. «Тукай эзләре аша», «Әйдә, йөгердек!», «Театр ул – тормыш!» квестлары яшь тамашачылар, олы тамашачылар тарафыннан да бик җылы кабул ителде.

Театрыбыз хезмәткәрләре быел зур җиңүләргә дә ирештеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан 2023 елда тормышка ашырылачак проектлар арасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча быел оештырылачак төп чаралар исемлегенә кертелгән. «Театрлар. Өстәмә куелышлар» юнәлешендә татар актрисасы, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринага багышланган перфоманс белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (909 тавыш, 25,6%) җиңү яулады. К.Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» спектакле (режиссеры – Сәрдәр Таһировский) ХIV «Һөнәр» яшь режиссура Бөтенроссия театр фестивале дипломанты булды. Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов һәм яшь артисткабыз Әдилә Хәсәнова «Таннатан-2023» театр премиясе лауреаты булдылар. 18-20 май көннәрендә «Россия – ислам дөньясы: KazanForum2023» XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Идегәй», «Ашина», «Кара пулат» спектакльләрен күрсәтте. «Ашина» спектакле сентябрь аенда булачак «Артмиграция-Казан» Бөтенроссия яшь режиссура программасына керде. Тетар хезмәткәрләре Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лаборатория үткәрде. Моннан тыш, театр төрле фестивальләрдә чыгыш ясады, актив рәвештә гастрольләрдә булды.  Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, инвалидлар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен һәрдаим хәйрия спектакльләре күрсәтте. Эльмир Низамовның К.Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсы халыкара архитектура премиясе номинанты булды.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*