tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Швеция башкаласы Стокгольмда Коръән яндыруга карата мөрәҗәгате
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Швеция башкаласы Стокгольмда Коръән яндыруга карата мөрәҗәгате

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Швеция башкаласы Стокгольмда Коръән яндыруга карата мөрәҗәгате

Агымдагы елның 28нче июнендә бөтен дөнья мөселманнарының  бөек бәйрәмнәренең берсе – Корбан Гаетен билгеләп үткән көнендә Швеция башкаласы Стокгольм шәһәрендә күңелләрне тетрәндергән хәл булды. Мәчет каршында Изге Коръән китабын халык алдында яндырдылар. Бу гамәл, 1100 еллык тарихка ия булган татар-мөселманнарның гына түгел, ә бөтен Ислам дөньясындагы дин кардәшләребезнең хисләрен мыскыллады.

Мондый коточкыч күренешкә җавап итеп, бер-береңә хөрмәткә өндәүче  Ислам дине «Тынычлык юлына каршы булган шайтан юлына кермәгез», дип өйрәтә.

Европаның рухи кыйммәтләр һәм әхлак нигезләрен бозуга юл куйган сүз иреге теләсә кайсы җәмгыятьне таркатуга җитди куркыныч көч булып тора. Динне халык алдында мәсхәрә итүгә юл куйган дәүләтләр киләчәктә таркалачак.

Коръән китабын мәсхәрә итүне аклап булмый. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы бу коточкыч гамәлне җитди гаепли һәм мондый провокацияләргә чик куелырга тиеш дип саный.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*