tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яхшы эшләр башкару, нәтиҗәләргә ирешү үзе бер милли хәрәкәт”
“Яхшы эшләр башкару, нәтиҗәләргә ирешү үзе бер милли хәрәкәт”

“Яхшы эшләр башкару, нәтиҗәләргә ирешү үзе бер милли хәрәкәт”

Чит төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләр берләшеп эшләп, зур нәтиҗәләргә ирешеп була дигән фикердә тора. Мордовиянең Саранск шәһәре «ЭКО Хәләл» сәүдә йорты директоры, эшмәкәр Талип Әбүбәкеров 2017 елда республикада татар эшмәкәрләре клубы оешуын һәм аның кырыктан артык бизнес вәкилен җәлеп итүен билгеләп үтте.

– Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татар милләтеннән булган уңган кешеләр бик күп. Барыбыз бергә берләшеп, Сабан туйлары, хоккей, футбол, көрәш ярышларын уздырабыз, ятимнәр һәм картлар йортларына булышабыз, – диде ул IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Эшмәкәрнең сәүдә йорты хәләл тавык ите белән сату итә. Продуктлары Россиянең барлык төбәкләренә, Сахалиннан алып Кырымга кадәр тарала, чит илләргә дә чыгарыла башлаган. Гарәп илләре белән килешүләр төзергә дә ниятлиләр. Тагын бер зур планнары – Идел буе татар эшмәкәрләре клубын оештыру.

Башкортстанның Федоров районы Батыр авылы фермеры, эшмәкәр   Илһам Акчурин, үз эшен алып бару белән бергә, авылны үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Фермер 90 нчы еллардан бирле үсемчелек белән шөгыльләнә. Узган ел терлекчелек тармагын да колачлаган.

– Авылда юллар салу, аларны карап тору, мәдәният йорты һәм мәктәпне, мәчетне төзекләндерү эшләрен авыл халкы белән бергә алып барабыз. Грантлар отып, авыл клубына уен корлларын кайтарттык. Үзара акча җыеп, янгын сүндерү машинасы өчен гараж ясадык. Бер эш яхшы килеп чыккач, икенчесен дә эшлисе килә. Яхшы эшләр башкару, нәтиҗәләргә ирешү үзе бер милли хәрәкәт дип уйлыйм мин, – ди ул.

Татар халкы элек-электән һөнәрче булган. Оренбург өлкәсендә яшәүче Әпсәләмовлар үз һөнәрләрен гаилә бизнесына әверелдереп, аны киләсе буын вәкилләренә җиткерү өчен дә күп көч куя. Баштарак үзләре өйдә бәйләгән шәлләрне генә сатсалар, соңрак “Оренбург шәлчеләре” дигән оешма булдырганнар. Аларның товарлары чит илләргә дә тарала.

Авыл мәктәбендә балалар өчен шәлчеләр түгәрәген оештырганнар. 74 баланы өлкәнең иң оста мастерлары шәл бәйләргә өйрәтә. Оешманың үзендә йөздән артык кеше эшли. Шуларның 86сы – Оренбург авылларында яшәүче шәл бәйләү осталары.
Оренбург өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, эшмәкәр Фаил Әпсәләмов узган ел, дәүләт ярдәме белән, Кувандык районында мамык токымлы кәҗәләр дә асрый башлаган. Әлеге зур эшнең нәтиҗәсе булып, “Оренбург шәлләре” оешмасы бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешкән. “Россиянең 100 иң яхшы товалары” лауреаты булган.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*