tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яхшылык эшләү көнендә
Яхшылык эшләү көнендә

Яхшылык эшләү көнендә

Төмән өлкәсенең Яркәү районының Кәеш авылы башлангыч мәктәбендә ветеран укытучы Зифанур Әбүталипова укучылары белән “Яхшылык эшләү көне” уздырды. Дәреснең беренче өлешен ул әңгәмә формасында алып барып, укучыларына игелек һәм явызлык, әдәплелек, тәрбиялелек кебек кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде.

Яхшылык эшләү, кешегә яхшылык теләү – кешенең күңел байлыгын күрсәтә ул. Кеше сине мактасын өчен генә эшләнгән эш изгелек дип саналмый. Бөтен күңел һәм теләк белән, вөҗданың тынычлансын өчен эшләргә кирәк яхшылыкны. Теләсә нинди конфликтны да бары яхшылык белән генә дә хәл итеп була”, – диде ул. Сөйләшүдә һәр бала яхшылык турында мисаллар китереп, нинди игелекле эшләр башкарганнарын искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай итеп укытучы баларны яхшылык һәм изгелек эшләүнең кешелелекнең асыл кыйммәтләре икәненә төшендерде. Аннары укучылар Яхшылык иленә сәяхәт ясадылар. Биредә аралашырга, дус-тату, бердәм булырга өндәгән төрле уеннар үткәрелде. Изгелек турында мәкальләр, табышмаклар өйрәнделәр, җырлап-биеп тә алдылар. “Түгәрәк буенча яхшылык бир” презентациясен карап, игелекле эшләр чагылдырылган рәсемнәр ясадылар. Дәрес бик файдалы, нәтиҗәле үтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*